КЕЧЕ ШЫРДАНДА МӘГЪРИФӘТ ПАРКЫ БУЛАЧАК
									7 марта 2025								
								        				
	                			                    		Әлеге паркта татар мәгърифәтчеләре турында информация щитлары  урнаштырылачак. Парк уртасында беседка. Аның уртасында Каюм Насыйри бюсты. Биредә ял итүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылачак -  гаилә белән ял итү почмагы, спорт уеннары  почмагы, сату-алу өчен  лавкалар, амфитеатр. Ә иң кызыклысы шунда -  биредәге агачларны авылдашыбыз бөек Каюм Насыйриның туганнары утыртачак. Июнь аенда авылда зур тантана - Каюм Насыйриның 200 еллыгын бәйрәм итү тантанасы булачак. Парк шушы вакытка төзелеп өлгерергә тиеш, дип саный фондның башкарма директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллина.